10 февраль көнне Саба районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге Саба аграр көллияте базасында вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрәчәк.
Ярминкәдә районның түбәндәге предприятие һәм оешмалары катнашыр дип көтелә: ГАПОУ "Саба Аграр колледжы", Өстәмә һөнәри белем бирү ассоциациясе, ҖЧҖ "Көек" ҖЧҖ "Агроснаб", МБУ "Сабантуй" һәм башкалар.
Ярминкәгә килүчеләр хезмәт базарындагы вакансияләр хакында тулы мәгълүмат алачак, һөнәри юнәлеш бирүче тестлар үтәчәк, шулай ук халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләреннән консультация алачак.
Чара штп. Б. Сабасы, Кол Гали урамы, 45 йорт адрес буенча уза. Башлана сәгать 9.00.