11 февраль көнне Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.
Шушы көннәрдә Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында кыш аенда туучыларны котладылар.
Бөгелмәнең "Возрождение" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә белгечләр гарденотерапия алымнарын куллана.
Кичә Яр Чаллының "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында карамактагы балаларның белемнәрен тирәнәйтү, берләштерү максатыннан викторина узды.
2006нчы елның 24нче июлендә чыккан “Аеруча социаль яклауга мохтаҗ булган инвалидлар өчен эш урыннары квоталау һәм резервлау турында” 60нчы номерлы закон һәм ТР Министралар Кабинеты тарафыннан 2007нче елның 4нче маенда кабул ителгән “Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан оешмаларда инвалидларны эшкә алу өчен эш урыннары квоталау тәртибе турында Нигезләмәне раслау хакында” 170нче номерлы карар нигезендә инвалидларны эшкә алу өчен оешмаларга квота билгеләнә.
Бүген Бөгелмәнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге күчмә офисы белгечләре татар-төрек лицеенда укучылар белән очрашты.
11 февраль көнне Яр Чаллы шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакансияләр ярминкәсе узачак.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсе органнары, җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау һәм салым органнары белән хезмәттәшлектә хезмәткәрләрнең хокукларын саклау аларга вакытында һәм тулысынча хезмәт хакы түләү буенча эшчәнлеге дәвам итә.
Кичә Лаешның мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тирә-як турында кайгыртуга багышланган дәрес узды.
Менделеевскның "Кама таңнары" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында үз-үзенә кул салуга каршы профилактика кысаларында тренинг элементлары белән дәрес узды.