Биектау районында гаиләләр конкурсы узды

2016 елның 8 феврале, дүшәмбе

Биектау районында "Гаилә - дәүләтнең нигезе" дип исемләнгән конкурс старт алды. Чара гаилә институтының абруен күтәрүгә юнәлтелгән. 

Конкурста хезмәттә, яки башка төр эшчәнлектә казанышлары булып, балигъ булмаган балалар тәрбияләүче  гаиләләр катнаша ала.

Оештыру комитеты составына Биектауның "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе Энҗе Шакирова да керә. Конкурсның финалы 4 март көнне Мәдәният йортында узачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International