Әлмәттә вакансияләр ярминкәсе узачак

2016 елның 8 феврале, дүшәмбе

11 февраль көнне Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.

Әлеге чарада  мәшгульлек үзәгендә исәптә торучы эшсез гражданнар катнашачак.  Ярминкәгә шәһәрнең предприятие һәм оешмаларыннан вәкилләр чакырылган.

Биредә һәр кеше вакансияләр банкы белән таныша, эш бирүче белән очраша, эшкә урнашу турында килешә, эш эзләү буенча белешмәләр ала алачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International