4сеннән алып 13 нче майга кадәр Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының вәкаләтле вәкилләре тарафыннан Яңа Чишмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең халыкны эш белән тәэмин итү буенча дәүләт гарантияләрен үтәү, инвалидларны эшсез сыйфатында теркәү буенча эшчәнлеген тикшерде.
Әлеге тикшерү Россия Федерациясенең "Халыкны эш белән тәэмин итү турында" Законы һәм башка норматив хокукый актлар нигезендә мәшгульлек үзәгенең эшчәнлеген яхшырту максаты белән башкарыла.
Тикшерү нәтиҗәсендә эш белән тәэмин итү өлкәсендә дәүләт хезмәтләрен алучылар регистрындагы мәгълүматның чынлыктагы фактлар белән тәңгәл килмәве, эшсезлек буенча акчалата түләүне туктату кебек ялгышлыклар ачыкланды.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча актлар төзелеп, табылган кимчелекләрне юк итергә боерык бирелде.