Кичә Яңа Чишмәнең "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Халыкара балалар ышаныч телефоны көне уңаеннан акция үткәрде.
Чарада социаль хезмәтләрдән файдаланучы гаиләләрдән балалар катнашты.
Балалар ышаныч телефоны, кем һәм нинди мәсьәләләр белән аңа шалтырата ала икзнлеге турында лекция тыңлады. Ахырда малайлар һәм кызларга республика һәм җирле ышаныч телефоны номерлары белән визиткалар таратылды.