Иннновацион технологияләр фестивале Алабугада узды

2016 елның 18 мае, чәршәмбе

Кичә Алабугада узган республика иҗат тәҗрибәләре фестивале тернәкләндерү үзәкләреннән 300 әйдәп баручы белгеч җыйды.

Мәдәният сараенда зур күргәзмә оештырылды, анда катнашучылар инвалид балалар белән эшләүнең  яңа методикаларын тәкъдим итте. Күп кенә методиканы үзәк хезмәткәрләре мөстәкыйль рәвештә эшләгән.

Барлык теләүчеләр өчен биредә төрле иҗади юнәлешләр буенча мастер-класслар узды. 

Чара ахырында белгечләр социаль учрежденияләрдә экскурсиядә булды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International