Алабугада 300 дән артык катнашучыны республика иҗат тәҗрибәләре фестивале җыйды

2016 елның 17 мае, сишәмбе

Бүген Алабугада узган республика иҗат тәҗрибәләре фестивале тернәкләндерү үзәкләренең әйдәп баручы белгечләрен җыйды.

Мәдәният сараенда зур күргәзмә оештырылды, анда катнашучылар инвалид балалар белән эшләүнең  яңа методикаларын тәкъдим итте. Күп кенә методиканы үзәк хезмәткәрләре мөстәкыйль рәвештә эшләгән. 

"Сезнең һәрберегез – табыш, белем таратасыз. Бүген без фестивальне ярминкә рәвешендә оештырдык, монда  һәрберегез нидер  күрсәтә, ала алачак", – дип  мөрәҗәгать итте фестивальдә катнашучыларга Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министру урынбасары Юлия Абдреева. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International