Казанның халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре тренинг элементлары белән дәрес үткәрде.
Биредә балигъ булмаганнарга ышаныч телефоны, аның эш принциплары турында мәгълүмат бирелде. Укучылар мөстәкыйль рәвештә әлеге мәсьәләләр турында фикер алышты. Монда шулай ук балалар"ышаныч", "ярдәм", "якын кешеләр" һ. б. төшенчәләрне чагылдырган арт-объект төзеде. Ахырда катнашучыларга ышаныч телефоны хезмәте турында мәгълүмати буклетлар тартылды.