ЯҢАЛЫКЛАР


15
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

Шушы көннәрдә Яр Чаллының "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбияләнүчеләренннән торган "Талисман" волонтерлык отряды инвалидлар өчен тернәкләндерү үзәгендә булып кайтты.


14
июнь, 2016 ел
сишәмбе

9 һәм 10 июнь көннәрендә Югары Отар һәм Дәрвишләр бистәсендәге акылга зәгыйфь балалар өчен балалар интернат-йортларында Балаларны яклау көненә багышланган социаль-мәдәни анимацион чара узды. Биредә Казан Федераль Университеты һәм  Казан дәүләт мәдәният институты волонтерлары да катнашты. 

Шушы көннәрдә Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы Илиза Султанова "Әкият дөньясында" дип исемләнгән дәрес оештырды.

Бүген Яшел Үзәндә мөмкинлекләре чикле булган яшүсмерләрне тернәкләндерү эшен оештыруда ведомствоара хезмәттәшлек хакында фикер алыштылар.

Бүген Арча районында "Татарстан Республикасында 2015-2020 елларда талантлар белән стратегик идарә итү" Дәүләт программасы кысаларында "Талантлар үсеше өчен экосистема һәм яшьләр иҗат олимпиадасы проекты" күргәзмәсе узды.

Бүген Түбән Кама халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре физкультура һәм спорт планын гамәлгә ашыру буенча мәдәни-ял чарысы үткәрде.


13
июнь, 2016 ел
дүшәмбе

Шушы көннәрдә Бөгелмәнең "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар  "Могҗизалар кыры" танып-белү уенында катнашты. 


12
июнь, 2016 ел
якшәмбе

Кичә Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Клавдия Мирошникова  89 яшен тутырды. 


11
июнь, 2016 ел
шимбә

Бүген Чистайның "Лидер" универсаль спорт комплексы базасында терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган инвалидлар арасында бочча буенча Республика чемпионаты узды. 

Шушы көннәрдә Чепьяда урнашкан «Наз» тернәкләндерү бүлекчәсендә эшләүче хезмәткәрләр тернәкләнү узучы мөмкинлекләре чикле кешеләр, пенсионерлар өчен халкыбызның милли “Сабан туе” бәйрәмен уздырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International