Социаль-мәдәни чара акылга зәгыйфь балалар өчен оештырылды

2016 елның 14 июне, сишәмбе

9 һәм 10 июнь көннәрендә Югары Отар һәм Дәрвишләр бистәсендәге акылга зәгыйфь балалар өчен балалар интернат-йортларында Балаларны яклау көненә багышланган социаль-мәдәни анимацион чара узды. Биредә Казан Федераль Университеты һәм  Казан дәүләт мәдәният институты волонтерлары да катнашты. 

Бәйрәмне Халыкка социаль хезмәт күрсәтү Республика мәгълүмати-методик үзәге белгечләре оештырды. Әлеге чара кысаларында арт-терапия проектнын апробацияләү узды. Проектның максаты булып үзенчәлекле балалар һәм яшүсмерләрне сәнгать һәм аралашу аша социаль яраклаштыру торды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International