Яр Чаллының "Асылташ" приютында тәрбияләнүчеләр тернәкләндерү үзәгендә булып кайтты

2016 елның 15 июне, чәршәмбе

Шушы көннәрдә Яр Чаллының "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбияләнүчеләренннән торган "Талисман" волонтерлык отряды инвалидлар өчен тернәкләндерү үзәгендә булып кайтты.

Әлеге чара әхлакый сыйфатлар үстерү, балигъ булмаганнарда мөмкинлекләре чикле кешеләргә карата толерантлык формалаштыру, аларның проблемаларына игътибар җәлеп итү максаты белән узды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International