Мөмкинлекләре чикле балалар белән дәрес Түбән Каманың "Веста" үзәгендә оештырылды

2016 елның 14 июне, сишәмбе

Шушы көннәрдә Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы Илиза Султанова "Әкият дөньясында" дип исемләнгән дәрес оештырды.

Биредә  мөмкинлекләре чикле 3-6 яшьлек балалар һәм аларның әти-әниләре катнашты. Әлеге дәреснең максаты - балаларның фикерләү сәләтен арттыру,  кече мускулларын ныгыту. 

Үткәрелгән дәрестән катнашучылар уңай эмцияләр алды, ә иң мөһиме, балаларда әкиятләргә карата кызыксыну ныгыды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International