Сәламәтләндерү чарасы Кама Тамагында узды

2016 елның 14 июне, сишәмбе

Бүген Түбән Кама халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре физкультура һәм спорт планын гамәлгә ашыру буенча мәдәни-ял чарысы үткәрде. Әлеге чара Татар урта гомуми белем бирү мәктәбендә җәйге мәктәп яны лагерында ял итүче балалар өчен оештырылды. 

Тәкъдим ителгән уеннарда балалар бик теләп катнашты. Ахырда катнашучыларга уенчыклар тапшырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International