Яшел Үзәннең "Ышаныч" үзәгендә ведомствоара эшчәнлек сораулары хакында фикер алыштылар

2016 елның 14 июне, сишәмбе

Бүген Яшел Үзәндә мөмкинлекләре чикле булган яшүсмерләрне тернәкләндерү эшен оештыруда ведомствоара хезмәттәшлек хакында фикер алыштылар. Әлеге фикер алышыну  "Ышаныч" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәҗрибәсе нигезендә утте. Бу чара үзәк ачылуның 20 еллыгына багышланган иде. 

Конференциядә район башкарма комитет җитәкчесе Айрат Сәхибуллин, инвалидлар белән эшләү буенча  район башлыгы ярдәмчесе Олеся Лежнина, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гүзәлия Нуриева, Казан шәһәре, Арча, Бөгелмә, Баулы, Лениногорск, Алабуга, Кукмора һәм Лаеш районнары тернәкләндерү үзәкләре директорлары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International