Бүген Арча районында "Татарстан Республикасында 2015-2020 елларда талантлар белән стратегик идарә итү" Дәүләт программасы кысаларында "Талантлар үсеше өчен экосистема һәм яшьләр иҗат олимпиадасы проекты" күргәзмәсе узды.
"Талантларга ярдәм итү өчен экосистема" эшлекле программасы җирле үзидарә органнары, предприятиеләр, белем бирү оешмалары җитәкчеләре, кабул итүче якның экспертлары һәм остазлары өчен оештырылды.
Шул исәптә социаль өлкәдән экспертлар булып Арчаның халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директор урынбасары Роза Хисамоваһәм гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге җитәкчесе Нурсөя Дәүләтшина чыгыш ясады.