Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, чит илләр хезмәткәрләрен җәлеп итү буенча Республика ведомствоара комиссиясе эшчәнлеге барышында Казан предприятиесе хезмәт хакы бурычларын кайтарды.
Шушы көннәрдә Бөгелмәнең "Возрождение" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә кызлар арасында "Мисс матурлык" бәйгесе узды.
Кичә Яр Чаллының "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүче балалар өчен һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында янгын бүлегенә экскурсия оештырылды.
Бүген Түбән Каманың халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә мөмкинлекләре чикле гражданнар өчен мини-ярминкә узды.
Яр Чаллының "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Радуга" исеме астында эшләүче җәйге лагерь кысаларында тәрбияләнүчеләр арасында спорт ярышлары узды.
Бүген Кокшан поселогында яшел экскурсиядә Менделеевскның "Өмет Яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә тернәкләнү курсы узучы өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар булып кайтты.
Бүген Яшел Үзәннең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә Казан шәһәре оешма вәкилләре катнашында вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.
Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре карамакта торучы 27 бала өчен аттракцион паркына экскурсия оештырды.
Бүген Балтач районының Кариле авылында яшәүче Зәйтүнә Садыйковага 95 яшь тулды. Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Норма авыл җирлеге башлыгы Тимур Гатауллин, Тимирязев исемендәге колхоз рәисе Булат Исрафиловлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.
Бүген Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәм улы Әхтәмовның тууына 90 ел. Шул уңайдан Казанның Космонавтлар урамындагы ул яшәгән йорт янында тантаналы митинг узды. Чарага батыр якташыбызның якыннары, туганнары, дуслары, аны белгән һәм хөрмәт иткән кешеләр, мәктәп укучылары килгән иде. Рәсми затлардан Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Татарстан буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР буенча эчке эшләр министры урынбасары, полиция генерал-майоры Дамир Динниулов чыгыш ясады. Митингта Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин, Казанның Совет районы хакимияте башлыгы Рөстәм Гафаров, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов, Сабир Әхтәмовның кызы Эльза Кантимерова да катнашты.