100дән артык кеше Яшел Үзәндә вакансияләр ярминкәсендә катнашты

2016 елның 15 июне, чәршәмбе

Бүген Яшел Үзәннең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә Казан шәһәре оешма вәкилләре катнашында вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды. Чарада мәшгульлек үзәгендә исәптә торучы эшсез гражданнар, шулай ук теләге булган һәркем катнаша алды. Эш эзләүчеләргә биредә 70тән артык вакансия тәкъдим ителде.

Ярминкәдә барлыгы 108 кеше катнашты, шуларның 4се алга таба эшкә урнашу өчен юлламалар алды. 

Шулай ук биредә халыкка консультация күрсәтелде, буклетлар, листовкалар таратылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International