Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмовның юбилеен тантаналы митинг белән билгеләп үттеләр

2016 елның 15 июне, чәршәмбе

Бүген Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәм улы Әхтәмовның тууына 90 ел. Шул уңайдан Казанның Космонавтлар урамындагы ул яшәгән йорт янында тантаналы митинг узды.

Чарага батыр якташыбызның якыннары, туганнары, дуслары, аны белгән һәм хөрмәт иткән кешеләр, мәктәп укучылары килгән иде. Рәсми затлардан Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Татарстан буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР буенча эчке эшләр министры урынбасары, полиция генерал-майоры Дамир Динниулов чыгыш ясады. Митингта Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин, Казанның Совет районы хакимияте башлыгы Рөстәм Гафаров, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов, Сабир Әхтәмовның кызы Эльза Кантимерова да катнашты.

Сабир Әхтәмов истәлегенә куелган мемориаль тактага чәчәкләр куелгач, герой хөрмәтенә бер минутлык тынлык игълан ителде.

Митингта чыгыш ясаган Борис Кузнецов Сабир Әхтәмов каршында баш июен белдерде. “Әлеге малай 16 яшендә үзе теләп сугышка киткән. Дәүләтебез, хәрбиләребез, халык уңышка ирешсен өчен ул барысын да бирде”, - диде һәм чарада катнашучыларга шәхси бәхет, барысының да 90 га кадәр яшәвен теләде.

Эльмира Зарипова да Сабир Әхтәмовка кагылган истәлекләре белән бүлеште. “Мин үзем дә Космотавтлар урамында яшәдем һәм якындагы 121 нче мәктәптә укыдым. Сабир ага Әхтәмовның безнең мәктәпкә килүен бик яхшы хәтерлим. Аның сугыш турында булган хатирәләрен без бик яратып тыңлый идек. Безнең белән бер урамда Советлар Союзының тере герое яшәве — безнең өчен чын могҗизага тиң иде”, - диде ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International