Түбән Камада мөмкинлекләре чикле гражданнар вакансияләр ярминкәсендә катнашты

2016 елның 16 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Түбән Каманың халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә мөмкинлекләре чикле гражданнар өчен мини-ярминкә узды. Чарада ЯАҖ "Сәүдә йорты һәм "Перекресток", ИК ҖЧҖ "ЖКХ-11",  ҖЧҖ "Лента" кадрлар хезмәтләре вәкилләре катнашты.

Ярминкәдә кассир, консультант, программист, рәссам-конструктор вакансияләре буенча  7 вакантлы эш урыны тәкъдим ителде. 

Ярминкәгә килүчеләр анкеталар тутырды һәм алга таба эшкә урнашу өчен юлламалар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International