Шушы көннәрдә Бөгелмәнең "Возрождение" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә кызлар арасында "Мисс матурлык" бәйгесе узды. Яшь булуларына да карамастан, кызлар бик теләп үзләренең осталыкларын һәм сәләтен күрсәтте.
Биредә кызлар төрле биремнәр үтте. Интеллектуаль конкурста сорауларга җавап эзләде, иң яхшы прическа конкурсында көч сынашты.
Белгечләр билгеләвенчә, мондый бәйгеләр балаларга җәмгыятькә яраклашырга, үз-үзләренә бәяләрен арттырырга ярдәм итә.