Яр Чаллының "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Радуга" исеме астында эшләүче җәйге лагерь кысаларында тәрбияләнүчеләр арасында спорт ярышлары узды.
Әлеге чара сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатында узды. Балалар мәйданчыгында укучылар 2 командага бүленеп төрле эстафеталарда һәм конкурсларда катнашты.