Һөнәри юнәлеш бирүче чара Яр Чаллының "Асылташ" приютында үткәрелде

2016 елның 16 июне, пәнҗешәмбе

Кичә Яр Чаллының "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүче балалар өчен һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында янгын бүлегенә экскурсия оештырылды. 

Беренче чиратта балаларны янгын сүндерү машинасы кызыксындырды. Бүлекчә командиры балаларга янгын техникасын күрсәтте, җиһазландырылган машиналар, янгын сүндерү-техник кораллар белән таныштырды. Биредә барлык теләгән балалар шлем-каска киеп карый алды. 

Оештыручылар сүзләренә караганда, экскурсия балаларда зур кызыксыну уятты. Балалар янгын сүндерүчеләргә үз һөнәрләре турында аңлаешлы мәгълүмат җиткергәннәре өчен рәхмәт беледрде. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International