ЯҢАЛЫКЛАР


20
июль, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген Санкт-Петербург делегациясе ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова белән берлектә Биектау районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә булып кайтты. 

19нчы июль көненә республиканың халыкның эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 15351 эшсез кеше теркәлгән.

13 июльдән алып, 19 июльгә кадәр вакыт аралыгында республикада иң күп эштән китүче 66 кеше моңа кадәр  азлап һәм күпләп сату өлкәсендә эшләгән. 

2016 нчы елның 19нчы июль көненә Яр Чаллының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 1914 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 58 кешегә кимрәк.

Шушы көннәрдә Алабуганың  халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре "Яшь төзүче" шәһәр яны сәламәтләндерү лагеренда булып кайтты.

Бүген Кама Тамагының "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Торт көненә багышланган чара узды. 

Шушы көннәрдә Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Сәйдәш Нурлары" балалар музыкаль-эстетик студиясе" программасы буенча чираттагы дәрес узды.

Бүген "Парклар һәм скверлар" елы кысаларында Баулының "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре "Юлда иминлек" чарасы үткәрде. 

Бүген Казанның Яңа Савин районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакансияләр ярминкәсе узды.

"Иреклеләр булыша" акциясе кысаларында Кайбычның халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Кайбычның  өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында "Битләрдә кояш" акциясе үткәрде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International