Бүген Санкт-Петербург делегациясе ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова белән берлектә Биектау районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә булып кайтты.
Делегация составына Санкт-Петербург хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү Комитеты Рәисе урынбасары Николай Рогачев, Санкт-Петербург хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү Комитеты социаль яклауга мохтаҗ гражданнарны эш белән тәэмин итү бүлеге башлыгы Ирина Кузнецова һәм анкт-Петербург хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү Комитеты социаль яклауга мохтаҗ гражданнарны эш белән тәэмин итү бүлеге баш белгече Елена Кирина керде.
Киләсе объект булып "Үзәңә үзең булыш" сәламәтләндерү клубы торды. Әлеге объект эшсез гражданнарга үзмәшгульлеген оештыру программасын гамәлгә ашыру кысаларында барлыкка килгән иде.
Шулай ук Казан шәһәре Мәскәү районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге мәйданда Санкт-Петербург делегациясе түгәрәк өстәл утырышы эшчәнлегендә катнашты.