Шушы көннәрдә Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Сәйдәш Нурлары" балалар музыкаль-эстетик студиясе" программасы буенча чираттагы дәрес узды. Ул 2014-2016 елларда патриотик тәрбия бирү буенча ярдәмче программаны гамәлгә ашыру кысаларында узды.
Дәрес Түбән Кама шәһәрен беренче төзүчесе, Социалистик хезмәт герое, "Ватан алдындагы казанышлары өчен" орден белән бүләкләнүче Николай Лемаевка багышланган иде.
Оештыручылар сүзләренә караганда, әлеге чара балаларда үз якташлары өчен горурлык хисе тәрбияләүгә юнәлтелгән иде.