13 июльдән алып, 19 июльгә кадәр вакыт аралыгында республикада иң күп эштән китүче 66 кеше моңа кадәр азлап һәм күпләп сату өлкәсендә эшләгән. Шулай ук, эштән китүче 58 кеше эшкәртү сәнәгате өлкәсендә хезмәт куйган.
Икътисадый эшчәнлек төрләре буенча караганда, эшсез дип танылучылар саны түбәндәгечә билгеләнә:
белем бирү өлкәсендә – 39 кеше, күчемсез мөлкәт белән операцияләр тармагында – 31, төзелештә – 28, дәүләт хезмәтендә – 32, транспорт һәм элемтә өлкәсендә – 20, финанс эшчәнлегендә – 23, коммуналь хезмәтләрдә – 16, авыл хуҗалыгында – 13, сәламәтлекне саклауда – 25, файдалы казылмалар табуда – 10, кунакханә бизнесыннда – 11, энергетика тармагында – 7 кеше.