Бүген Казанның Яңа Савин районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакансияләр ярминкәсе узды.
Эшкә урнашырга теләүчеләр өчен 34 вакансия тәкъдим ителде. Ярминкә барышында оешмалар вәкилләре эш шартлары, эшкә алучыга карата таләпләр белән таныштырды. Казанлыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре, үз чиратларында, катнашучыларга хезмәт базарындагы хәл һәм актуаль вакансияләр турында сөйләде.
Ярминкәгә 53 кеше килде, шуларның 11е эшкә урнашу өчен чакыру алды.