Бүгенге көндә Татарстан Республикасында 15 351 эшсез кеше теркәлгән

2016 елның 20 июле, чәршәмбе

19нчы июль көненә республиканың халыкның эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 15351 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атнага караганда 2 кешегә кимрәк. Эшсезлек дәрәҗәсе бүгенге көндә 0,74% күрсәткечендә саклана.

Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 34201гә тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 1734 эш урыны ачык дип белдергән.

Хисап атнасы барышында исә 557 кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 379ы хезмәт вазыйфаларын үз теләкләре белән калдырып киткән. 247 кеше оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International