Һөнәри юнәлеш бирүче чара Алабуганың халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан оештырылды

2016 елның 20 июле, чәршәмбе

Шушы көннәрдә Алабуганың  халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре "Яшь төзүче" шәһәр яны сәламәтләндерү лагеренда булып кайтты. Биредә алар  һөнәр сайлауда булышлык итү максаты белән мәгълүмати һәм консультатив дәрес үткәрде. Балалар белән очрашу "Һөнәри юнәлеш бирү кинотеатры "Маяк" проекты кысаларында үтте. 

7 яшьтән 10 яшькәчә балалар дәрес барышында шигырь укыды, рәсем ясады, табышмакларга җавап эзләде. Өлкәнрәк яшьтәгеләр кызыксынып "Һөнәр белгечләре" конкурс программасында катнашты. Конкурста җиңүчеләрне жюри әгъзалары истәлекле призлар белән бүләкләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International