ЯҢАЛЫКЛАР


8
август, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген Питрәчнең “Шатлык” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында “Терроризм – кешелек өчен иң мөһим янау” исеме астында рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды.

Сәламәтләндерү чаралары планы кысыларында Яңа Чишмәнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты белгече тарафыннан Сабантуй бәйрәме үткәрелде.

Бөгелмәнең "Возрождение" мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә чираттагы спортка юнәлешле чара үткәрелде.

"Татарстан Командасы" социаль проекты кысаларында Болгарның "Рассвет" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре "Болгар" балалар сәламәтләндерү үзәге базасында тематик викторина оештырды. 

Спасның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында "Татарстан Командасы" социаль проекты кысаларында “Бишлелек иртә” акциясе оештырылды.


5
август, 2016 ел
җомга

Бүген Әлкинең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагылар өчен алма җыю буенча хезмәт терапиясе үткәрелде. 

11 августта КАМАЗ Мәдәният сараенда Яр Чаллының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре тарафыннан уртача һөнәри белем бирү уку йортларын тәмамлаучылар өчен вакансияләр ярминкәсе үткәреләчәк.

 

"Татарстан Командасы" иҗтимагый инициативасы кысаларында Бөгелмәнең “Ялкын” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында балалар өчен гомуми зарядка ясау дәресе үткәрелде.

Статистика мәгълүматларына караганда, Татарстанда өч, дүрт яки биш бала тәрбияләүче гаиләләр саны арта. Шуңа күрә Бөгелмәнең “Салават күпере” халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгендә гаилә әһәмиятен саклау һәм камилләштерүгә массакүләм мәгълүмат чаралары аша пропагандалауга мөһим урын бирелә.  Белгечләр авыр хәлдә калган гаиләләрне ачыклау, ата-аналар белән аңлату эшләре алып баруга күп көч куя.

Бөгелмәнең “Ялкын” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "ТатГрад" футбол командасы булып китте. Лига катнашучылары приютта тәрбияләнүчеләр белән дусларча футбол уйнады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International