11 августта КАМАЗ Мәдәният сараенда Яр Чаллының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре тарафыннан уртача һөнәри белем бирү уку йортларын тәмамлаучылар өчен вакансияләр ярминкәсе үткәреләчәк.
Биредә шәһәрнең 13 оешмасының кадрлар белән эшләүче белгечләре катнашачак: АОҖ “Чаллы-Лада”, ҖЧҖ “ВОК-Чаллы”, ҖЧҖ “МагнаТ-М”, ҖЧҖ “Ак барс җиһазлар фабрикасы”, ҖЧҖ “Радиус-98”, ҖЧҖ “РариТЭК”, ҖЧҖ “Электртранспорты” һәм башкалар.
Эш бирүчеләр түбәндәге буш эш урыннарын тәкъдим итәчәкләр: оешма директоры, бүлек башлыгы, баш технолог, икътисадчы, инженер, менеджер, келәтче, пешекче, техник-метролог, оператор, өлкән эретеп ябыштурычы, агент, чистартучы, кондуктор, йөк төяү җайланмасын йөртүче, электр һәм газ белән эретеп ябыштурычы, сәнәгый товарлар сатучы, токарь, слесарь-ремонтчы, автоэлектрик, элетромонтер, җиһаз үрүче, йөртү составын ремонтлау буенча слесарь, буяучы, җыючы, юл монтеры, укчы һәм башкалар.
Ярминкәгә килүчеләр шәһәр оешмаларының кадрлар белән эшләү бүлеге белгечләреннән тәкъдим ителгән буш эш урыннары турында тулы мәгълүмәт ала алачаклар (эшнең үзенчәлеге, графигы, квалификация буенча таләпләр, хезмәт өчен түләү системасы һ. б.).
Чара башлана сәгать 10 да, адресы: Яр Чаллы шәһәре, Тынычлык проспекты, 87/22 йорты.