"Татарстан Командасы" социаль проекты кысаларында Болгарның "Рассвет" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре "Болгар" балалар сәламәтләндерү үзәге базасында тематик викторина оештырды.
Чара балаларны туган як мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән таныштыру, аларда тарихи һәйкәлләргә кызыксыну уяту, туган илгә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү максаты белән узды.
Биредә 15 бала катнашты.