Статистика мәгълүматларына караганда, Татарстанда өч, дүрт яки биш бала тәрбияләүче гаиләләр саны арта. Шуңа күрә Бөгелмәнең “Салават күпере” халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгендә гаилә әһәмиятен саклау һәм камилләштерүгә массакүләм мәгълүмат чаралары аша пропагандалауга мөһим урын бирелә. Белгечләр авыр хәлдә калган гаиләләрне ачыклау, ата-аналар белән аңлату эшләре алып баруга күп көч куя.
Үзәк психологы Наталья Минаева сүзләренә караганда, гаиләгә ярдәм итү бүлекчәсендә 2 яшьтән алып 6 яшькәчә мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән өстәмә дәресләр даими үткәрелеп тора. Белгечләр ата-аналарга дәүләттән ярдәм алу өчен тиешле документларга тупларга булыша. Шулай ук, гаиләләргә психологик ярдәм дә күрсәтелеп тора.