«Возрождение» үзәгендә балалар һәм ата-аналар квестта катнашты

2016 елның 8 августы, дүшәмбе

Бөгелмәнең "Возрождение" мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә чираттагы спортка юнәлешле чара үткәрелде.

Белгечләр сүзләренә караганда, мондый чаралар балаларның физик активлыгын арттыра, логик фикерләүләрен камилләштерә һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый.

Чираттагы “Хәзинә табу” квестында сабыйлар ата-аналары белән тапкырлык, бер-береңә ярдәм итү аша барлык авырлыкларны җиңеп чыга алды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International