“Ялкын” приютында футбол турниры призерлар кунакта

2016 елның 5 августы, җомга

Бөгелмәнең “Ялкын” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "ТатГрад" футбол командасы булып китте. Лига катнашучылары приютта тәрбияләнүчеләр белән дусларча футбол уйнады.

Әлеге чара яшүсмерләрнең сәламәтлеген ныгыту, даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүгә өндәү максаты белән оештырылды.

Уен тәмамлангач кунаклар балаларга татлы ризыклар, мәктәп өчен кием-салым һәм, әлбәттә, спорт товарлары бүләк итте.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International