Бүген Питрәчнең “Шатлык” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында “Терроризм – кешелек өчен иң мөһим янау” исеме астында рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды.
Балалар алдан ук бирелгән темага рәсемнәрен ясап куйдылар һәм үзләренең эшләрен Питрәч авылының Җиңү Паркында үтеп барган кешеләргә күрсәттеләр.
Оештыручылар сүзләренә караганда, җәй көне дә балалар саклану чараларын онытмаска тиеш.