Лениногорскта яшәүчеләр вакансияләр ярминкәсенә чакырыла

2016 елның 15 августы, дүшәмбе

17 августта Лениногорскта гомумшәһәр вакансияләр ярминкәсе узачак.

Чарада түбәндәге предприятиеләрнең кадрлар хезмәте белгечләре катнашыр дип көтелә: ҖЧҖ "Водоканал", ҖЧҖ "Агрофирма Ялтау", ҖЧҖ "Шифа", ҖЧҖ "Контакт-с", ҖЧҖ "Оптовик", ҖЧҖ "Лениногорск җылылык челтәрләре", ДАССО "Лениногорск үзәк район хастаханәсе", ҖЧҖ "Альдем", ҖЧҖ "Торос-Молоко".

Ихтыяҗ менеджер, бухгалтер, слесарь, автомобиль йөртүче, урам себерүче, сатучы, кассир, инженер, пешекче, медицина белгечлеге буенча хезмәткәрләр һәм башкаларга зур 

Чара 10.00 сәгатьтә Лениногорск шәһәре, Гагарин ур., 51 йорт адресы буенча уза. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International