Биектауда яшәүче мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче булачак беренче сыйныф укучыларына мактәп кирәк-яраклары тапшырдылар

2016 елның 15 августы, дүшәмбе

Биектау районында яшәүче мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче беренче сыйныф укучылары өчен "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" Республика хәйрия акциясе кысаларында тантаналы чара оештырдылар. Биредә балаларга букчалар һәм мәктәп кирәк-яраклары тапшырылды. 

Иганәчеләр ярдәме белән мәктәп кирәк-яракларын "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге карамагындагылар да алды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International