Террорчылыкка каршы чара Баулы районында оештырылды

2016 елның 15 августы, дүшәмбе

Бүген Баулының “Шатлык” балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә “Террорчылыкка юл юк” исеме астында асфальтта рәсем ясау конкурсы үтте.

Чара барышында балалар белән тематик әңгәмә дә уздырылды. Әңгәмәнең максаты булып үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләү, экстремизм hәм диструктив процессларны кисәтү торды. "Дуслык", "халыклар  бердәмлеге", "тынычлык" төшенчәләренә балалар үзләренең карашын төсле акбурлар белән рәсемдә чагылдырды.

Биредә барлыгы 25 бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International