Җылылык сезоны алдыннан Теләче районында ведомствоара рейдлар узды

2016 елның 15 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2016 елның 28 апрелендә чыккан 741 нче номерлы күрсәтмәсенә таянып Теләченең “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе һәм белгечләре рейдлар уздырды. Биредә янгынга каршы хезмәт, полиция, җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре, электр челтәре һәм газ хезмәткәрләре дә катнашты. Алар Теләче муниципаль районында яшәүче авыр тормышлы, социаль яктан куркыныч хәлдә калган гаиләләрнең, ялгыз яшәүче 80 яшьтәге һәм алардан өлкәнрәк булган гражданнарның торак шартларын тикшерде. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International