Норлат районында поварлар һәм парикмахерлар артты

2016 елның 15 августы, дүшәмбе

Нурлатның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эшсез гражданнар өчен һөнәри укыту оештыра. 

Шушы көннәрдә эшсезләр арасыннан 18 кешедән торган группа оештырылды һәм Региональ укыту үзәгенә пешекче һөнәренә укырга җибәрде.Курсларны тыңлаучылар теоретик дәресләрдән тыш, шәһәр кафеларында һәм ашханәләрендә гамәли дәресләр үтте. Үткән атнада укулар квалификация имтиханы тапшыру белән төгәлләнде.

Шулай ук, бу көннәрдә чәчтарашлар төркеме дә укуларны уңышлы тәмамлады. Имтихан ахырында һәр тыңлаучыга таныкнамә тапшырылды һәм һөнәри дәрәҗә билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International