Татарстанның моношәһәрләрендә эшсезләр саны үзгәрде

2016 елның 28 сентябре, чәршәмбе

2016 нчы елның 27 нче сентябрь көненә Яр Чаллының  халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 1 767 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 8 кешегә күбрәк. Шулай ук, Чистай районында да эшсезләр саны атты.

Менделеевскта рәсми рәвештә эшсез рәвешендә теркәлгән гражданнар саны үзгәрмәде, ул элеккечә 105кә тиң.

Моның белән беррәттән, эшсезләр саны Түбән Камада 29 кешегә, Яшел Үзән һәм Кама Тамагында 1 кешегә кимеде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International