Шушы көннәрдә Зәй "Тату гаилә" компенсацияләү балалар бакчасында күрү сәләте начар булган балаларны тәрбияләүче ата-аналарның җыелышы узды. Әлеге чара “Дөнья күрергә өйрәнәм” проекты кысаларында оештырылды.
Очрашуның темасы булып игътибарны, фикерләүне, хәтерне үстерү торды.
“Радость” үзәк белгечләренең сүзләре буенча әлеге проект буенча эшнең бер юнәлеше - "Ата-ана университеты"н булдыру иде.
Әйтеп узырга кирәк, мондый очрашулар ай саен үткәрелә һәм ата-аналарда кызыксыну уята.