Яр Чаллы “Кояшкай” үзәгендә патриотик тәрбия бирүгә багышланган чара узды

2016 елның 28 сентябре, чәршәмбе

Яр Чаллы "Кояшкай" физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбиячеләре Розалия Гарипова һәм Елена Тарасова Россия тарихындагы хәрби даталарга багышланган “Суворовның  Швейцария Сен-Готар перевалы аша күчү” исемендәге танып белү чарасы уздырдылар.

Патриотик тәрбия бирү, Ватаныңа  карата горурлык  хисе  уяту, Россиянең тарихына, мәдәниятенә хөрмәт хисе тәрбияләү – төп максат итеп куелды. Балалар кызыксынып Суворовның  Швейцария Сен -Готар перевалы аша күчү турындагы хикәяне тыңладылар, видеофильм карадылар.  Суворовның “канатлы әйтемнәр”ен искә төшерделәр, Ватан турында шигырьләр сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International