Балтач районы “Наз” үзәге белгечләре “Социаль туризм” программасын гамәлгә ашыруын дәвам итә

2016 елның 28 сентябре, чәршәмбе

«Наз» тернәкләнү булекчәсе карамагындагы мөмкинлекләре чикле кешеләр һәм өлкән яшьтәге пенсионерлар 27 нче сентябрь көнне «Социаль туризм» программасы кысаларында Татарстан Республикасы “Саба урман хуҗалыгы тарихы” музеена сәяхәт кылдылар.

Бу - Татарстанда урман хуҗалыгы тарихы турында бердәнбер музей. Биредә биш зал буенча экспонатлар урнаштырылган. Музейда 19 нчы гасырдагы урман хуҗалыгы тарихын тасфирлаган төрле рәсемнәр, фотосүрәтләр, эш кораллары, агачтан ясалган савыт-сабалар урнашкан. Аларның һәрберсе үзенчәлекле: үз тарихы, үз язмышы бар.

Мондый экскурсияләр өлкәннәрнең актив яшәү рәвешен арттыра, тернәкләнүгә зур этәргеч бирә. 

Сәяхәт ахырында тернәкләнүчеләр музей коллективына зур рәхмәтләрен җиткерделэр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International