Лаеш тернәкләндерү үзәге логопедлары артикуляцион әкиятләр куллана

2016 елның 28 сентябре, чәршәмбе

Лаеш физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге логопедлары үз эшләрендә артикуляцион әкиятләр куллана. Белгечләр сүзләре буенча, артикуляцион гимнастика сөйләмне яхшырту өчен иң кулай ысулларның берсе дип санала.

Үзәк карамагындагы балалар артикуляцион аппаратның төзелеше белән таныша. Әмма инвалид балаларның характер үзенчәлекләре булып тиз аручанлык, үзгәрүчәнлек, дәресләрдә активлык күрсәтмәү тора. Шуның өчен, белгечләр артикуляцион күнегүләрне еш куллана. Әлеге ысул балаларда чын-чынлап кызыксыну уята, күрү һәм ишетү хәтерен булдырырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International