Һөнәри юнәлеш бирү чара кысаларында Питрәч “Шатлык” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты карамагындагы балалар салым хезмәте инспекторлары белән очрашты.
Салым хезмәте белгечләре үз вазыйфалары белән таныштырды. Шулай ук, документ эшләре, хисапны тикшерү, түләүчеләрнең сораулары буенча консультация үткәрү турында да сүз алып барылды.
Очрашудан соң приютта тәрбияләнүчеләр мәктәптән соң бу һөнәрне сайларга теләген белдерде.