Лаеш тернәкләндерү үзәге педагог-психологлары үз карамагындагы балаларга хәрәкәт координациясен өйрәтергә булыша

2016 елның 10 октябре, дүшәмбе

Лаеш физик мөмкинлекләре чикле булган балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге педагог-психологлары "СПИРОГРАФ" уен җыелмасы куллана.

Үзәк белгечләре сүзләре буенча, спирограф иҗади процессны моделләштерүче һәм микроклимат тудыручы яңа типтагы уен. Әлеге җыелма балаларда игътибар концентрациясен, иҗади һәм логик фикерләүне, рәсем ясый белү сәләтен, куллар моторикасын үстерә, шулай ук язу рәвешен яхшырта һәм язу тизлеген арттыра.

Педагог-психологлар билгеләп үткәнчә, моторикасы бозылган балаларга мондый тренировкалар бик кирәкле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International