Бүген Ютазы районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә пенсия яшендәге һәм пенсия яшенә җитмәгән гражданнар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды. Әлеге чарага 28 кеше килде, шуларның 16сы өлкән яшьтәге граждан иде.
Ярминкәдә түбәндәге 10 предприятие һәм оешманың кадрлар хезмәте вәкилләре катнашты: "Урыссу-Водоканал" ҖЧҖ, «Уруссинское предприятие по благоустройству и озеленению» МУП, "ОЗНА-ОМЗ" ҖЧҖ, “ОЗНА-Измерительные системы” ЯАҖ, “Акционерная компания ОЗНА” ААҖ, “Горизонт” ҖЧҖ, “УЗЖБИ” ҖЧҖ, “СтройБетон” ҖЧҖ, “Бетон+” ҖЧҖ.
Ярминкәгә килүчеләргә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре үзмәшгульлек эшләре буенча консультация дә күрсәтте.
Ярминкә нәтиҗәләре буенча 3 кеше эшкә урнашкан.